Башкортстанда быелгы елның исеме игълан ителде

Бу хакта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның махсус фәрманы дөнья күрде

(Уфа, 30 гыйнвар, “Татар-информ” Фәнис Фәтхуллин). 2012 ел Башкортстанда Бәхетле балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы дип игълан ителде. Бу хакта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның махсус фәрманы дөнья күрде.
Әлеге фәрманга ярашлы оештыру комитеты төзелгән. Ул 10 февральгә кадәр быел Бәхетле балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын әзерләп өлгертергә бурычлы. Шундый ук хәстәрлек-мәшәкатьләр районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренә дә йөкләнә.
Бәхетле балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елында яңа балалар бакчалары төзү һәм элекке елларда башка максатларда кулланыла башлаганнарын кире кайтару эшләре тора. Күп балалы гаиләләргә һәртөрле ярдәмне арттыру да карала. Барлык чаралар да республикада гаилә кыйммәтләренә игътибарны арттыруга һәм демографик хәлне яхшыртуга юнәлтеләчәк.
Үрнәкле гаиләләрне җәмәгатьчелеккә киңрәк күрсәтү дә максатка ярашлы була. Бу җәһәттән киң мәгълүмат чаралары да әле игълан ителгән ел чикләрендә күп эш башкара ала.