2005 ел эчендә Түбән Камада 19 пар игезәк туды

2005 ел эчендә Түбән Камада 19 пар игезәк туды

(Түбән Кама, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бүген җитәкчеләрнең гомум шәһәр планеркасында 2005 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама һәм Түбән Кама районы халкының гражданлык хәле турында нәтиҗә ясады. Узган ел 2418 гаилә теркәлгән, бу 2004 ел белән чагыштырганда 14,7 процентка артыграк. Өйләнешкән кешеләрнең яртысыннан артыгының яше – 17дән 23ка кадәр. Түбән Кама хатын-кызлары торган саен ешрак АКШ, Голландия, Төркия, Германия һәм Израиль кешеләренә кияүгә чыга. Узган ел шәһәр ЗАГСында шундый 36 гаилә теркәлгән.

Түбән Камада аерылышулар буенча республикадагы иң түбән күрсәткечләр – 47,4 процент. Чагыштыру өчен, Чаллыда әлеге күрсәткеч - 63, Татарстан буенча тулаем алганда 54 процент тәшкил итә. Шәһәр демографик хәл буенча да алдынгы урыннарда. 2005 елда Түбән Камада 3017 бала – 1539 малай һәм 1478 кыз туган, аларның 19ы – игезәкләр. Түбән Каманың 22 хатын-кызы 40 яшьтән узгач ана булырга карар иткән, иң өлкән анага 47 яшь тулган.

Узган ел Түбән Камада үлүчеләр саны 2004 ел дәрәҗәсендә калган. 60тан узган ирләр арасында үлүчеләр саны - 45,3, хатын-кызлар арасында 75,6 процент тәшкил иткән. 2005 елда Түбән Камада 26 бала үлгән, бу, 2004 ел белән чагыштырганда, 12гә азрак.