news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вологда мэры «Ватан» милли-мәдәният автономиясе рәисенә Рәхмәт хаты тапшырды

Авзалшо Дороншоевның иҗтимагый инициативаларын чынга ашыруда актив катнашуы һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш кертүе турында әйтелә.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Вологда шәһәре мэры Сергей Воропанов таҗикларның «Ватан» Җирле милли-мәдәният автономиясе рәисе Авзалшо Дороншоевка Рәхмәт хаты тапшырды.

Хатта Авзалшо Дороншоевның иҗтимагый инициативаларын чынга ашыруда актив катнашуы һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш кертүе, социаль әһәмияткә ия бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә зур өлеш кертүе билгеләп үтелә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авзалшо Дороншоевны 20 елдан артык беләм. Ул бик игелекле, ярдәмчел һәм җаваплы кеше. Шәһәр һәм төбәк дәрәҗәсендә социаль-хәйрия эшендә, мәҗлесләр һәм бәйрәм чаралары әзерләүдә актив катнаша. Студентларга һәм аз керемле гражданнарга, гаиләләргә ярдәм итә, мәчетне реконструкцияләү эшләрендә катнаша», — диде Вологда Җәмигъ мәчетенең Аксакаллар шурасы әгъзасы, төбәкнең азәрбайҗан диаспорасы вәкиле Агил хәзрәт Абышов.

news_right_1
news_right_2
news_bot