news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәһәрара тимер юл транспортында пассажирлар йөртү тарифы үзгәрә

Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли) һәм шәһәрара тимер юл кассаларында белергә мөмкин.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2021 елның 19 ноябрендә имзаланган 334-16/т-2021 номерлы карары нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәрара тимер юл поездларында пассажирлар йөртү тарифы түбәндәгечә булачак:

- беренчедән икенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 30 сум;

- өченчедән дүртенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 20 сум;

- бишенчедән сигезенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 18 сум;

- тугызынчыдан унөченче шәһәрара зоналарда – һәр зонага өстәмә 16 сум;

- ундүртенчедән егерменче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 14 сум.

Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли) һәм шәһәрара тимер юл кассаларында белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100