news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры киләчәк

«Конституциянең РФ субъектының югары вазифаи заты турында нормалары бер документлар пакетында булачак. Ул аерым закон проекты булып каралмаячак», — дип белдерде парламент рәисе.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Думасында «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты кабул ителгәч, Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры киләчәк.

«Бу закон Татарстаннан үзгәрешләр таләп итәчәк, хәтта Конституциянең кайбер нормаларына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга йомгаклау конференциясендә.

  • Законда РФ субъектының югары вазифаи заты атамасы турында норма бар.

«Конституциянең РФ субъектының югары вазифаи заты буенча нормалары документлар пакетында булачак. Ул аерым закон проекты булып каралмый. РФ Президенты имзалаганнан соң, барлык төзәтмәләр буенча эшлибез. Әлегә срокларны әйтә алмыйм — я июнь, я июль булачак. Җитди эш көтелә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул төбәк законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү кирәк булачагын искәртте. «Вакыт чикле, башка субъектлардан калышырга тиеш түгелбез», — дип белдерде. 

Парламент рәисе Татарстанның закон проектын беренче редакциясендә хупламаган бердәнбер төбәк булганын әйтте. «Безгә сораулар, шалтыратулар күп булды, беренче укылышта кабул ителгәч, без аны карап, төзәтмәләрне юлладык. Икенче укылышта һәм тулаем хупладык», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100