Уфада яшәүче ир-ат лотереяга 2,6 миллион сумнан артык акча откан

Хәзер откан акчаны алу өчен аны Мәскәүдәге лотерея үзәгендә көтәләр.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Уфада яшәүче ир-ат лотереяга 2,6 миллион сумнан артык акча откан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы «Столото» дәүләт лотереясының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ул сайтта билет сатып алган һәм 2 598 816 сум акча откан. Киңәйтелгән ставка нәтиҗәсендә ир-ат лотереяга откан акчасын 2 671 216 сумга кадәр арттыруга ирешкән, диелә хәбәрдә.

Хәзер ир-атны откан акчаны алу өчен Мәскәүдәге лотерея үзәгендә көтәләр.