Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтлеге һава басымына бәйле кешеләр өчен 2020 ел иң кулае булган
«Метеорологиягә бәйле кешеләр өчен һава басымы тәүлегенә 8 гектапаскальдан артыгракка үзгәрсә — начар», — диде белгеч.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәламәтлеге, кәефе һава басымына бәйле кешеләр өчен 2020 ел иң кулае булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сөйләде.
«Метеорологиягә бәйле кешеләр өчен һава басымы тәүлегенә 8 гектапаскальдан артыгракка үзгәрсә — начар. Бу елга хас позитив күренеш: 2008 елдан башлап бу ел һава басымы кисәк үзгәреше ягыннан иң уңышлысы булган дип нәтиҗә ясарга була», — диде Тимур Әүһәдиев.
Белгеч аномаль җылы һәм аномаль салкыннар гел чиратлашып торуын әйтте. Аның сүзләренчә, температуралар графигында «уңай» (һава температурасы нормадан югары) аномалияләр белән көннәр өстенлек иткән — барлыгы 228 көн, «тискәре» (һава температурасы нормадан түбән) аномалияле 136 көн исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз