news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов аквапаркта булырга хыялланган 8 яшьлек Радмирның теләген үтәде

Малай иртәдән кичкә кадәр аквапаркта булды, панорамалы тәрәзәләр куелган номерда төн кунды, шулай ук күзәтү тәгәрмәчендә әйләнде.

Рөстәм Миңнеханов аквапаркта булырга хыялланган 8 яшьлек Радмирның теләген үтәде
Михаил Захаров

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 яшьлек Радмир Шәкүровның теләген үтәде. Малай «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, бер көнен «Ривьера» аквапаркында үткәрергә хыялланган.

Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты узган атнада Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы Комиссиясе утырышында «Теләкләр чыршысы»ннан открытка алды. Ул Радмир Шәкүровка шалтыратып, ничек укуы белән кызыксынды, сәламәтлеге хакында белеште һәм малайны 28 декабрьдә Казандагы бер кунакханәдә көтәчәкләрен әйтте.

«Яңа ел – ул чынлап та бар! Республика Президентына зур рәхмәт әйтәсем килә. Радмир – үзенчәлекле малай, аның белән кайчан да бер могҗиза булырга тиеш иде. Могҗизага барыбер ышанырга кирәк. Без „Теләкләр чыршысы“нда әле беренче тапкыр гына катнаштык», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты малайның әнисе Ләйсән Мөгыйнова.

Бүген Радмир әнисе белән күзәтү тәгәрмәчендә әйләнде һәм Казанны очар кошлар биеклегеннән күрде.

«Теләкләр чыршысы» акциясендә офлайн – проектның елкажеланий.рф сайты аша да катнашырга мөмкин. Катнашуда мәҗбүри шарт – теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100