news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта 82 яшьлек кәләш белән 84 яшьлек кияүнең туйлары булды

Бу соңгы биш елда гаилә корган иң өлкән парлар булып санала.

Нурлатта 82 яшьлек кәләш белән 84 яшьлек кияүнең туйлары булды
«Дружба» газетасы

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Нурлат шәһәренең ЗАГС бүлегендә 2020 елның иң өлкән пары гаилә корды. Бу турыда «Дружба» газетасы хәбәр итә.

Яшь гаилә сигезенче дистәне ваклаган. Кияү Таһир Мөхәрәмовка 84 яшь тулган, аның кәләше Минисәрия Гатина 82 яшьтә.

ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова кияү белән кәләшне бәхетле көннәре белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100