Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш районының бер авылында алты метрлы Кар бабай ясаганнар
Аны ике тонна кардан 15 көн дәвамында ясаганнар.
(Мамадыш, 29 декабрь, «Татар-информ», «Мамадыш-информ»). Мамадыш районының Малмыжка авылында яшәүче Василий Архипов капка төбендә 6 метр биеклектәге Кар бабай ясаган. Аны 2 тонна кардан 15 көн дәвамында ясаганнар. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Василийга күршеләре, балалары булышкан. Карны бөтен тирә-яктан ташыганнар.
Кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Моннан 5 ел элек Мамадышка барып, аның Яңа ел алдыннан матурлап бизәлгәнен күреп кайттым. Шуннан соң башыма нигә әле авылны да матурламаска дигән уй килде. Ул елны ясаган Кар бабаем 2 метр гына иде», — дип сөйләгән ул.
«Сын ясауның бер авырлыгы да юк. Бар проблема кар җитмәүдә. Әгәр кар күп булса, Кар бабай да зуррак булыр иде. Олы гәүдәле булгач, башына чиләк урына табак, сәдәфләрне резина кисәкләре, борындагы кишерне самовар торбасы алыштырды. Авыл аша узучылар кереп фотога төшәләр. Кешегә ошагач, мин шат», — ди оста.
Шулай итеп, Василийның Кар бабайлары елдан-ел «үсә». Монысының аскы түгәрәгенең диаметры 3,5 метр булса, өскесе — 1,2 метр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз