news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ професоры Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачагын әйтте

«Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.

КФУ професоры Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачагын әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 31 декабрь-1 гыйнвар көннәрендә Казанда уртача -8,-9 градус салкынлык көтелә. Бу хакта «Татар-информ»агентлыгында матбугат конференциясендә КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.

«Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин. Һава температурасы норма тирәсендә булачак», — диде профессор.

Ул соңгы йөз еллыкта иң салкын Яңа ел төне 1978 елда булганын искәртте. «1979 елны каршы алганда Казанда 44 градус салкын, аэропорт тирәләрендә хәтта 47 градус суык иде», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100