news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында котыру авыруына каршы карантин кертелде

Чикләүләр Биектау авылының аерым территориясендә һәм Биектау тимер юл станциясе бистәсе территориясендә кертелде.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Биектау районының аерым территориясендә котыру авыруына каршы карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалаган.

«Татарстан Республикасы Биектау районы Биектау тимер юл станциясе һәм Биектау авылының Таһир Биккинеев урамы территориясендә хайваннарда котыру авыруына бәйле вазгыятьнең имин булмавы аркасында карантин кертергә», - диелә документта.

Документта күрсәтелгән территорияләрдә йорт хайваннары белән сату итәргә, аларны читкә чыгарырга ярамый. Моннан тыш, авыру хайваннарны ит өчен сую һәм аларның сөтен куллану, сәламәт хайваннарның пастеризацияләнмәгән сөтен сату һәм куллану, сәламәт хайваннарның тиресен һәм йонын дезинфекция ясамыйча читкә чыгару тыела.

Чикләүләр авыруның соңгы очрагы теркәлгәннән соң 2 ай узгач гамәлдән чыгарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100