news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матдәләр алмашуны тизләтүнең гади ысуллары аталды

Беренче чиратта диетологлар күбрәк сыеклык кулланырга киңәш итә: көненә бер литр ярым су (кимендә алты чынаяк) елга өстәмә 17,4 мең килокалорийны яндырырга ярдәм итә.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Экспертлар метаболизмны тизләтергә теләгән кешеләргә рекомендацияләр исемлеген төзеде. Бу хакта Food News язмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта диетологлар күбрәк сыеклык кулланырга киңәш итә: көненә бер литр ярым су (кимендә алты чынаяк) елына өстәмә 17,4 мең килокалорий яндырырга ярдәм итә. Моннан тыш, метаболизмны тизләтү өчен үлән чәе эчәргә була һәм су күп булган кыяр, грейпфрут, карбыз һәм цукини кебек продуктлар кулланырга мөмкин.

Моннан тыш, алма, брокколи, яшел борчак, груша, кура җиләге һәм шалканда күп булган клетчатка кулланырга киңәш ителә.

Экспертлар шулай ук нибары бер чәй кашыгы горчица метаболизмны шактый тизләтә ала, дип искәртә.

Башка тәкъдимнәр арасында ике минут ярым дәвамында интенсив физик күнегүләр белән шөгыльләнү, йокы бүлмәсендә һаваны ешрак алыштыру һәм 19 градус температураны саклау күрсәтелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100