news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа елга иске проблемадан башка гына

Арча халкын су белән тәэмин итү авырлыкларын җиңү мөмкинлекләре тудырылды

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча районы халкын су белән тәэмин итү өчен агымдагы елның җәендә булган барлык чыганаклардан да файдаланырга туры килде. Ахыр чиктә бу авырлыкларны җиңү мөмкинлеге килеп чыкты. ТР Хакимияте ярдәме белән гамәлдә булган су челтәренә яңа чыганак ялганды. Яңа чыганак тәүлегенә 1,5 мең кубометр эчәр су белән тәэмин итәргә сәләтле, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Район халкы әлеге яңалыкны тантаналы рәвештә каршы алды.
- Су – тормыш чыганагы. Ансыз тормышны күзалдына да китереп булмый. Моңа быелгы корылык тагын бер кат инанырга мөмкинлек бирде. Республика җитәкчелегенә әлеге сусызлык проблемасын хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт, - диде үз чыгышында тантанага килгән район хакимияте башлы Алмас Нәзиров.
Район җитәкчесе “Фирма-Вика” җәмгыяте эшчеләренә шундый зур эшне җиренә җиткереп башкарганнары өчен истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot