news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Абитуриенттан ришвәт сораучыларга карата җинаять эше суд хөкеменә тапшырылган
КДТУ укырга керергә ярдәм иткән өчен ришвәткә кызыккан ике затка карата җәзаны суд билгеләячәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Тикшерү фаразлаганча, агымдагы елның маенда автосервис хезмәткәре 23 яшьлек Дмитрий М., Казан дәүләт технологик университетының читтән торып уку бүлегенең бюджет формасына укырга керергә теләк белдергән корбаны белән таныша. Чираттагы очрашу барышында М. укырга керүнең 145 мең сум торачагын һәм бу акчаларны кабул итү комиссиясе вәкилләренә, факультет деканына, КДТУ ректорына бирергә кирәклеген хәбәр итә. Абитуриентның ризалыгын алып, җинаятьтә гаепләнүче КДТУ корпуслары комплексының бүлек башлыгы булып эшләүче танышы 42 яшьлек Марат Б.ка мөрәҗәгать итә.
Бу факультетка конкурсның көчле булмавын белә торып, Б. зыян күрүчегә керү имтиханнарын тапшыруда ярдәм итәргә уйлый. Ул М.ка, укырга кертү бәясенең 70 мең сум торачагын хәбәр итә.
2008 елның июлендә Б. КДТУ кафедраларының берсенең өлкән мөгаллименә, уку процессын производство белән үреп бару мәсьәләләре буенча факультет деканы урынбасары вазифаларын башкаручыга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Дуслык мөнәсәбәтләреннән файдаланып, Б. ширкәт директорларының берсенең КДТУ ректоры исеменә, абитуриентны 1 курска кертү конкурсында катнаштыру өчен хат юллавына ирешә.
Зыян күрүче мөстәкыйль рәвештә имтиханнар тапшыргач, ул механика факультетының “Химия производстволары машиналары һәм аппаратлары” белгечлеге буенча 1 курска кабул ителә. Егетнең КДТУ студентлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, Б. М.ка мәсьәләнең хәл ителгәнен хәбәр итә һәм вуз ректоры фәрманының копиясен тәкъдим итә. Үз чиратында М. фәрманның копиясен студентка күрсәтеп, алдан таләп ителгән сумманың 70 мең сумын Б.ка тапшыра, калганын үзендә калдыра. Акча алган вакытта ике ришвәтче дә ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына.
Гаепләү йомгагы белән җинаять эше Казан шәһәре Совет районы судына җибәрелгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы каршындагы тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot