Мәктәп автобусларын навигация системасы белән җиһазлаячаклар

2008 елда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләре өчен сатып алынучы барлык авыл мәктәп автобуслары навигация системасы белән җиһазландырылачак
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). 2008 елда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләре өчен сатып алынучы барлык авыл мәктәп автобуслары навигация системасы белән җиһазландырылачак.
Әлеге максатларга федераль бюджеттан 0,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә Бөтенроссия интернет-педсоветы.
Шунысын да искәртик, өстенлекле илкүләм проект кысаларында инде икенче ел рәттән Россиянең авыл мәктәпләре өчен автобуслар сатып алына. Әлеге максатларга 2006 елда 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде, аңа төбәкләр өчен 1769 автобус сатып алынды. Тагын 1989 берәмлек автотранспорт узган елда әлеге максатларга 1,3 миллиард сум акча бүлеп биргән РФ субъектлары акчалары хисабына сатып алынган иде.
2007 елда әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджет шулай ук 1 миллиард сум акча бүлеп бирде.