Гыйнвар башында “Призывник” сменасы эшли башлый

Cменага 1989–1990 елларда туган 100 яшүсмер чакырыла һәм аларның чыгымнарын Татарстан бюджеты күтәрә
(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ, Римма Гатина). 2007–2008 уку елындагы кышкы каникуллар укучылар өчен бай булырга ошаган. 2008 елның 3–12 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең Киров районында урнашкан “Заречье” сәламәтләндерү лагерендә “Призывник” республика профиль сменасы оештырыла. Смена белән Казан шәһәре Совет районының мәктәпара уку комбинаты җитәкчелек итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сменага 1989–1990 елларда туган 100 яшүсмер чакырыла һәм аларның чыгымнарын Татарстан бюджеты күтәрә. Аерым алганда, Казан шәһәреннән – 39, Тәтеш районыннан – 11, Азнакайдан – 7, Яшел Үзән районыннан – 15, Лаеш районыннан – 15, Нурлат районыннан 13 кеше хәрби хезмәткә әзерлек үтәчәк. Алар арасында 2007 елның көз аенда үткәрелгән медицина күзәтүе нәтиҗәләре буенча авырлыклары җитәрлек булмаган мәктәп, һөнәри училищелар укучылары да бар. Шулай ук имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, кадет мәктәп–интернатлары, сыйныфларында укучылар да җитәрлек.
“Призывник” сменасы вакытында яшүсмерләр физкультура–сәламәтләндерү, хәрби–гамәли чараларда, бәйге һәм ярышларда катнашачак. Аларга белгечләр сәламәт тормыш рәвеше алып бару, медицина һәм психология буенча киңәшләр бирәчәк. Яшүсмерләр махсус тукландырылачак. Өстәвенә Казан шәһәре буенча экскурсияләр һәм мәдәни чаралар оештырылачак.