news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япон егете Юто Хишияма ислам динен кабул иткән

Юто Хишияма — татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе.

Япон егете Юто Хишияма ислам динен кабул иткән
https://www.instagram.com/boltwatts/

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Япон егете, татар телен өйрәнгән һәм халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма Токио мәчетендә ислам дине кабул иткән.

«Ислам динен кабул иттем. Кичә, татарлар нигез салган Токио мәчетендә, татар түбәтәен киеп, мөселман булдым», — дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

«Аллаһ каршында һәркем тигез дигән фикер мине җәлеп иткәнгә, һәм өйләнергә җыенган кызым мөслимә булганга, ислам динен кабул итәргә булдым. Гаиләм минем ислам динен кабул итүемә каршы булмады», — диде Юто «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, ул баштан дулкынланган. «Имам мине җылы каршы алганга, тынычландым. Алга таба, ислам динен яхшырак белергә тырышырмын», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100