news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түбән Кама Нефтехим» илкүләм бәйгенең төбәк этабында җиңү яулаган

Алга таба «Түбән Кама Нефтехим» бәйгенең федераль этабында катнашачак.

«Түбән Кама Нефтехим» илкүләм бәйгенең төбәк этабында җиңү яулаган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» илкүләм бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулаган. Белгечләр предприятие тәҗрибәсен югары бәяләгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Түбән Кама Нефтехим» берьюлы дүрт номинациядә аерылып торган: «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда җәрәхәт алу һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен», «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстергән өчен», «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен» һәм «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль эргәдәшлекне үстергән өчен».

Алга таба «Түбән Кама Нефтехим» бәйгенең федераль этабында катнашачак. Бәйгенең төбәк этабына 15 номинация буенча 300 дән артык гариза кабул ителгән булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100