news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә QR-кодлы документның яңа атамасы буенча фикер алышалар

Документ исемен сайлау өчен социологик сораштыру үткәреләчәк.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россия хакимияте коронавирус белән авырткан яки вакцинация ясату турындагы QR-кодлы документның атамасын үзгәртү мөмкинлеге турында фикер алыша. Мисал өчен, ул «сәламәтлек паспорты», «яшел паспорт», «санитар паспорт» яки «ковипас» дип аталырга мөмкин.

Россия Президенты администрациясенә, шулай ук Россия Хөкүмәтенә якын әңгәмәдәшкә сылтама белән РБК хәбәр иткәнчә, хакимият кодлы документның үз исеме булырга тиеш дип саный, чөнки QR — ул флешка сыман мәгълүмат тапшыру ысулы гына булып тора. Киләчәктә ул закон белән расланачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot