news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин вакцинация темпларын контрольдә тотарга кушты

Кремль сайтында 10 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгының йөкләмәләр исемлеге чыкты.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятенә коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын үтәүне, шулай ук вакцинация темпларын күзәтүне шәхси контрольдә тотарга кушты.

Кремль сайтында 10 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгының йөкләмәләр исемлеге чыкты. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлтелгән чикләү чараларын вакытында кертүне һәм үтәүне шәхси контрольгә алырга», диелгән документта.

Шулай ук инфекциягә каршы халыкны вакцинацияләү темпларын арттыруны төбәкнең югары вазифаи затлары шәхси контрольгә алырга тиеш.

Анда йөкләмәләрне үтәү буенча җаваплы итеп төбәк башлыклары билгеләнүе турында да әйтелгән.

Бу йөкләмәне үтәү срогы 30 ноябрьгә кадәр һәм алга таба ай саен билгеләнгән.

Владимир Путин элек тә губернаторларга төбәкләрдә коронавирус таралу вазгыятен мөстәкыйль бәяләү һәм вакытында кирәкле чаралар кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100