news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең балалар шәһәрчегендә реконструкция дәвам итә

Быел планлаштырылган эшләрнең 90 проценттан артыгы инде үтәлгән.

Питрәчнең балалар шәһәрчегендә реконструкция дәвам итә
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). Питрәчнең балалар шәһәрчегендә реконструкция дәвам итә.

Быел планлаштырылган эшләрнең 90 проценттан артыгы инде үтәлгән.

Мәйданчыкта амфитеатр, сәхнә, каршылыклар полосалары, ятаклар, эскәмияләр, таганнар, турниклар, чүп савытлары урнаштырылды. Боларның барысы да агачтан ясалган.

Хәзер биредә зур таучык ясыйлар. Ә мәйдан уртасында декоратив панель төзиләр. Конструкция инде әзер диярлек, берникадәр детальләр генә калды. Шулай ук бу атнада видеокүзәтү системасын монтажлыйлар.

Киләсе елда икенче этапка керешәчәкләр. Баскетбол һәм футбол мәйданчыкларын ремонтлау планлаштырылган, диелә хәбәрдә.

Эшләр илкүләм проект буенча бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100