news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләрдә 13 көн эчендә QR-кодлы 62 меңнән артык сертификат бирелгән

16 ноябрьдә Татарстанның КФҮ Россия дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмичә генә вакцинация турында QR-кодлы сертификатлар бастыру буенча яңа хезмәт күрсәтүгә кереште.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Күп функцияле үзәкләре (КФҮ) вакцинация яки кичерелгән авыру турында QR-кодлы 62 меңнән артык сертификат биргән. Әлеге сертификатлар яңа хезмәт эшли башлаганнан алып 13 көн эчендә бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Медицина каршылыгы турында яки вакцинаның икенче компонентын керткәнче каралган вакытлы QR-кодлы республика белешмәләре КФҮ тарафыннан бирелми. Аларны бары тик медицина учреждениеләре генә бирә», — дип искәртте Татарстан КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.

Бастырып чыгарылган сертификатны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмичә алу өчен паспорт һәм СНИЛС күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта Күп функцияле үзәктә паспортны алыштырырга биргән очракта шәхесне раслый торган вакытлыча таныклыгы булган кешегә QR-кодны бастырып бирәләр. Ләкин, КФҮ өчен махсус эшләнгән эзләү сервисы кирәкле белешмәне таба алсын өчен, паспорт реквизитларын тапшырырга кирәк.

«Бу очракта иске паспорт мәгълүматларын исәпкә алып формалаштырылган сертификат басыла. Бәлки, иң оптималь вариант — медицина учреждениесенә бару, үзгәрешләр кертү һәм яңартылган сертификат алу, аның QR-кодында яңа документ белешмәләре булачак», — дип аңлатты Мозаффарова.

Моннан тыш, татарстанлылар Күп функцияле үзәктә ышаныч кәгазе буенча башка кеше өчен сертификат бастыра алалар. «Сертификат иясенең паспорт мәгълүматларын кулдан язылган ышанычнамәгә кертергә мөмкин. Документ үзе мәҗбүри түгел. Әмма шул ук вакытта аларны кәгазьгә язганда төгәллекне сакларга кирәк», — дип аңлатты Татарстан Күп функцияле үзәк директоры.

Учреждение тарафыннан күрсәтелә торган 263 хезмәтнең икесенә генә дә — дәүләт хезмәтләре порталында бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) хисап язмасын раслатып QR-код алу һәм матрицалы кодларны бастыру өчен — 11 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Күп функцияле үзәкләренә 354 меңгә якын мөрәҗәгать керде. Иң күп мөрәҗәгать 24 ноябрьдә теркәлгән. Республика буенча уртача алганда, КФҮгә көн саен бу хезмәтләр буенча 9,5 меңгә кадәр мөрәҗәгать килә.

16 ноябрьдә Татарстанның КФҮ Россия дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмичә генә вакцинация турында QR-кодлы сертификатлар бастыру буенча яңа хезмәт күрсәтүгә кереште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100