news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог смартфонга бәйлелектән котылу ысулын өйрәтте

Психолог кешене телефонын читкә алып куеп, әңгәмәгә кушылырга чакыру – мәгънәсез эш дип саный.

Психолог смартфонга бәйлелектән котылу ысулын өйрәтте
Илнар Төхбәтов

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Психолог Дмитрий Синарев телефонга бәйлелек турында сөйләгән. Кеше гаджетны бер дә кулыннан төшермәсә, яки аны гел игътибар үзәгендә тотарга тырышса, телефонга бәйлелек була. Хәтта сөйләшкән вакытта да ул, мөһим әйберне күз уңыннан ычкындырудан куркып, экранга карый. Аның игътибарын әңгәмәгә җәлеп итү җиңел түгел, әмма мөмкин. Психолог «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән.

«Кешенең үз смартфоны белән „аралашуы“ — аңның үзгәргән халәтенең бер төре. Кешенең чынбарлыкка кире кайтаруның иң мөһим алымы — аңа бу халәттән чыгарга ярдәм итү», — ди психолог.

Белгеч фикеренчә, кешене телефонын читкә алып куеп, әңгәмәгә кушылырга чакыру — мәгънәсез эш. Ә менә үз телефоныңны кесәңнән чыгарып, әңгәмәдәшеңә гаджетларның икесен дә күпмедер вакытка читкә алып куярга тәкъдим итүнең файдасы тиюе ихтимал. Бу кешенең ачуын кузгатырга, аны ярсытырга һәм гаҗәпләндерергә мөмкин, әмма игътибарны җәлеп итәчәк, дип ачыклык кертә ул.

«Телефоннан аерылу өчен, үз игътибарың белән идарә итәргә өйрәнү һәм аны аңлы рәвештә чынбарлыкка күчерү дә җитә. Биредә иң мөһим чара — физик эш. Смартфонны читкә алып куеп зарядка ясап алырга, бераз йөгереп килергә (һ.б.) мөмкин», — дип искәртте ул.

Әмма бу кыска вакытлы нәтиҗә бирәчәк. Әгәр кеше аңлы һәм даими рәвештә виртуаль аралашуга өстенлек бирә икән, анда җитди психологик проблемалар башланган дигән сү, бу аерым тикшерүне сорый, ди психолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100