Инвалидлар декадасы кысаларында Алабугада «Игелекле эшләр марафоны» уза

Быел марафон 2020 елның 3 декабрендә булачак.

(Алабуга, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Ел саен Инвалидлар декадасы кысаларында Алабугада «Игелекле эшләр марафоны» уза. Быел марафон 2020 елның 3 декабрендә узачак. Бу хакта район газетасы яза.

Теләге булган һәркем үз өлешен кертеп, акчаны физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерә ала.

Ярдәм итү өчен 9-50-71 телефоны буенча «Астра» тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.