news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта «Татарча диктант» язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар

1 декабрьдә узачак мәдәни чарага әзерлек турында да фикер алыштылар.

Сургутта «Татарча диктант» язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар
tatar-congress.org

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияте кичке утырышка җыелды. «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясен Сургут шәһәрендә оештыручыларга, диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Сургут татарлары өчен истәлекле вакыйга, мәдәни чарага әзерлек турында да фикер алыштылар. 1 декабрьдә узачак концертта «Сандугач» җыр-бию ансамбле, Казан, Яр Чаллы, Когалым шәһәре йолдызлары чыгыш ясаячак.

Совет утырышына даими йөрүчеләргә, Совет әгъзаларына, бар эшен ташлап, татар халкы өчен җан атып орган затларга Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәхмәт сүзләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot