Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең баш инфекционисты: Грипптан прививка ясату беркайчан да соң түгел
Бары тик вакцинация генә халыкны коткарып кала ала, дип саный Елена Малинникова.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Грипптан прививка ясату беркайчан да соң түгел. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Елена Малинникова шулай дип саный. Бу хакта ул журналистларга әйтте.
«Без грипптан вакцинацияләнергә тиеш. Бүген прививка гриппның актив төстә таралуына чик куя. Былтыр, өченче ел эпидемиологик вазгыять чагыштырмача имин иде. Авыру күрсәткече эпидемия бусагасыннан күтәрелмәде. Быел да грипптан прививка ясатучылар күп булыр. Грипптан сакланырбыз дип уйлыйм», — ди Елена Малинникова.
Аның фикеренчә, хәзер грипп үзгәрергә омтыла, үзгәрсә, эпидемияләр дә булырга мөмкин. Бары тик вакцинация генә халыкны коткарып кала ала, дип саный баш инфекционист.
«Әгәр элек көзен ясатырга кирәк дип әйтә килсәк, мин беркайчан да соң түгел дип кабатлыйм. Чөнки авыруның икенче дулкыны гыйнвар-февральдә, кайчак апрельгә кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә хәлегез әйбәт икән, сузмагыз, ясагыз», — дип киңәш бирде Елена Малинникова.
Россиядә грипптан прививка ясаткан 70 млн нан артык кеше исәпләнә. Бу барлык халыкның 49 процентын тәшкил итә. Шуның 17,8 млн ы — балалар, 188 меңнән артык йөкле хатын-кыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз