news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы быелның 31 декабрен ял көне итү мөмкин булмавын аңлатты

Ведомство башлыгы Максим Топилин елның соңгы көнендә ял көне статусын беркетүнең кирәк дип санамый.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин бу елның 31 декабрен ял көне итү мөмкин булмавын аңлатты. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Хөкүмәт үзенең карарын вакытыннан алда кабул итте. Барысы өчен дә үзәкләштерелгән рәвештә нәрсәне дә булса үзгәртү мөмкин түгел, чөнки эш режимнары төрле», — диде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры.

Максим Топилин сүзләренчә, гадәттә ял көннәрен киләсе елга күчерү тәртибе октябрьдә билгеләнә. Шуннан соң нинди дә булса үзәкләштерелгән карар инде мөмкин түгел, дип өстәде ул.

Шул ук вакытта «Интерфакс» журналистының соравына җавап итеп, министр елның соңгы көнендә ял көне статусын беркетү кирәклеген күрмим, диде. «Монда барыбер кешеләр ничектер яраклаша, килешә — ялга чыгу яки эшләү», - дип аңлатты ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасына 31 декабрьне ял көне дип тану турында закон проекты кертелгән. Моңа кадәр Россия Хезмәт министрлыгы 31 декабрь ничек ял көне булырга мөмкин икәнлеген аңлатты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100