Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама Тамагында «кече Дубай» ясарга җыеналар
«Туган як» форумында 20 спикер социаль инициативалар һәм авыл территорияләрен үстерү турында фикер алышачак.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова ). Кама Тамагыннан район җитәкчелеге авыл территорияләрен үстерү буенча социаль инициативалар һәм проектлар хисабына «кече Дубай» ясарга планлаштыра. «Туган як» форумында шул турыда тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Мирас» фонды җитәкчесе Рамил Миңнеҗанов сөйләде.
«Форум вакытында без җиде урында булабыз, авыл кешеләре белән аралашачакбыз, мәдәни аспектларны караячакбыз. Без барлык параметрларга да кагылырга тырыштык: инноватикага да, эшмәкәрлеккә дә. Район Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Иннополис арасында урнашканлыктан, без Наил Альберт улы белән (Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов - Т-и иск.) сөйләшеп, Кама Тамагыннан кече Дубай ясарга телибез. Аның өчен бу территориядә активлар күп, мәдәни аспектлар бар», — диде Рамил Миңнеҗанов.
Ул 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр барачак форумда спикерлар арасында территорияләрне һәм бизнес-проектларны үстерү һәм маркетинглау, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча эксперт Андрей Крылов, «Социаль технологияләр теплицалары» төбәк кураторы Мария Борисенок, «Россиянең иң матур авыллары» ассоциациясенә нигез салучы һәм президенты Александр Мерзлов һәм башкалар булачак, дип өстәде.
«Бездә спикерлар сайланган, тәҗрибә белән бик теләп уртаклашырбыз. Барлык муниципалитетлар, кунаклар, төбәкләр өчен ачык мәйданчык ясыйбыз. Бездә Әстерхан, Калининград гаризалары бар инде, Оренбург онлайнда кушыла (аларда да цифрлы авылның зур форматы бар). Асылда, без спикерларның уникаль составын җыйдык. Алар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беркайчан да болай бергә җыела алмаганнар», — диде ул.
Форумда катнашу өчен Россиянең төрле шәһәрләреннән егермедән артык спикер язылган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз