news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр кырык яшьтә май катламы белән ничек көрәшергә икәнен аңлатты

Кырык яшьтән соң яхшы формада калырга теләүчеләргә ашауда билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 40 яшькә җиткәннән соң, яхшы формада калырга теләүчеләргә ашауда билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Алар турында Сан-Диегодагы Калифорния университеты диетологлары сөйләде. Бу туры РИА Новости хәбәр итә.

Табиблар сүзләренчә, 40 яшьтән соң матдәләр алмашы акрыная бара, бу корсакта сәламәтлек өчен куркыныч май катламнары барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

Корсак мае белән проблемалар булмасын өчен, табиблар атнага ике тапкыр зур булмаган порцияләр белән кызыл ит ашарга киңәш итә. Ул мускул массасын арттырырга, ә хатын-кыз организмында тимер кытлыгы булдырмаска мөмкинлек бирә.

Вегетарианнарга исә бөртекле, җиләк-җимеш һәм яшел яфраклы яшелчәләр — мәсәлән, шпинат, кәбестә һәм мангольд кулланырга кирәк. Шул ук вакытта белгечләр аларга зарарлы углеводлардан баш тартырга киңәш итте.

50 яшькә җиткәч, рационда кандагы шикәрне тотрыклы тотучы һәм кан тамырларын тыгылдырмый торган продуктлар булу кирәк. Бу ризыкларда холестерин һәм углеводлар аз булырга тиеш, ләкин клетчаткалар күп. Моннан тыш, чикләвекләр, зәйтүн мае, балык һәм майсыз сөт продуктлары күрсәтелгән, ди галимнәр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшеренүчеләр корсак маеның куркыныч булуын әйткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100