Әлмәттә Инвалидлар көнендә чаралар көтелә - исемлек

Чаралар 2 декабрьдә үтәчәк.

 (Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). 2 декабрьдә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә Инвалидлар көненә багышланган чаралар узачак, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы сайты.

Программада: 8.00-10.00 сәг. – спорт һәм мәдәни-күңел ачу чаралары, 10.00-12.00 сәг. – тантаналы өлеш, концерт, диелә хәбәрдә.