news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы Ташкичү авылында Урам бәйрәмнәре уза

Бәйрәмгә әлеге авыл килене – шагыйрә, җырлар авторы Гөлнур Айзетуллова да килгән иде, дип яза район газетасы.

 (Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Буа районы Тимбай авыл җирлегенә кергән Ташкичү авылында Урам бәйрәме үткәрү матур гадәткә әверелде. Әле күптән түгел генә Үзәк урамның югары очында яшәүчеләр бергә җыелып күңел ачканнар иде. Бу юлы мәдәният йорты сәхнәсендә бәйрәм эстафетасын Мәктәп, Колхоз һәм Яңа урамнарында яшәүчеләр кабул итте, дип яза районның "Байрак" газетасы.

Җирле артистлар тамашачыга колхозчылар, гади авыл халкы тормышын чагылдырган күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, җыр-моң бүләк иттеләр. Кичәгә әлеге авыл килене – шагыйрә, җырлар авторы Гөлнур Айзетуллова да килгән иде. Ул да ташкичүлеләр белән хәтирәләрен яңартты, җырларын, дискларын бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot