news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Кәлимуллиннар гаиләсе шәһәргә 17 метрлы чыршы бүләк иткән

Бу чыршыны алар 25 ел элек өйләре янына утырып үстергән булган.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Бүген Алабуга шәһәренең Мәдәният йорты янында Яңа елның төп билгесе – чыршы урнаштырылды. 17 метрлы чыршыны Светлана һәм Фәндәс Кәлимуллиннар гаиләсе шәһәргә бүләк итте.

“Без тумышыбыз белән Башкортстаннан. Озак еллар инде Алабугада үз йортыбыз белән яшибез. Бервакыт кечкенә генә чыршы алып кайтып, ишегалдына утырткан идек. Аларның берсе пихта, икенчесе чыршы булып чыкты. Бүген аларга 25 ел. Алабуга халкына Яңа ел кәефен бүләк итәсебез килде. Безнең чыршыбыз бик матур, күркәләре күп, нәкъ әкияттәгечә”, – дип сөйләде Светлана Кәлимуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot