Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләргә кышкы резинага күчәргә киңәш итә
Узган елның ноябрендә Татарстанда кинәт салкынайту нәтиҗәсендә өч көндә 580 авария булган, аларда тугыз кеше үлгән һәм тагын 40 кеше имгәнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда автомобиль йөртүчеләрне җәйге резиналарны кышкыга алыштыру турында алдан ук кайгыртырга чакыралар.
«Барыбыз да алда елның салкын вакыты көтелүен яхшы аңлауга карамастан, практика күрсәткәнчә, кызганычка, кыш һәрвакыт көтмәгәндә килә. Шул ук вакытта безнең кайбер автоһәвәскәрләр соңгы чиккә кадәр җәйге шиналар куелган килеш йөрүне дәвам итә», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.
Узган елның ноябрендә Татарстанда кинәт салкынайту нәтиҗәсендә өч көндә 580 авария булган, аларда тугыз кеше үлгән һәм тагын 40 кеше имгәнгән.
Республиканың баш дәүләт автоинспекторы сүзләренчә, техник регламент буенча, кышкы чорда шиплы резина куелмаган автомобильләрне файдалану тыелган.
«Юл-транспорт һәлакәтенә очрамау, гомерне һәм сәламәтлекне куркыныч астына куймау өчен, имин тизлек сайларга һәм кышкы шиналарга күчү турында алдан кайгыртырга киңәш итәбез», — диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз