Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: Татарстанның һәр район үзәгендә көчле мәгълүмат үзәге булырга тиеш
Кукмарада яңа мәгълүмат үзәге ачылды - бер мәйданчыкта «Хезмәт даны» газетасы редакциясе, аның интернет-басмасы, «Кукмара-24» телекомпаниясе һәм «Кукмара авазы» радиосы эшләячәк.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанның һәр районында массакүләм мәгълүмат чаралары базасында көчле мәгълүмат үзәкләре булырга тиеш. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» корреспондентына Кукмарада медиахолдинг филиалының яңа бинасын ачу тантанасыннан соң әйтте.
«Татарстан — актив үсә торган төбәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәр районда тулы канлы тормыш булдыру бурычы куелды. Безнең барлык район үзәкләрендә боз сарайлары, спорт үзәкләре, парклар бар, юллар салынган, газ кертелгән. Шулай ук һәр район үзәгендә «Татмедиа“ның яхшы, көчле филиалы булырга тиеш.
Бу халыкка кирәк, халык тулы мәгълүмат алырга тиеш. Шуңа күрә телевидение дә, радио да, басма матбугат та, социаль челтәрләр дә үсәргә бурычлы. Һәм бу яктан Кукмара — иң актив үсеш алган районнарның берсе, биредә мәгълүмат үзәге көчле. Авыл басмалары арасында район газетасының тиражы иң зуры — биш меңгә якын», — диде «Татар-информ»га Садыйков.
Кукмарада яңа мәгълүмат үзәге ачылды — бер мәйданчыкта «Хезмәт даны» газетасы редакциясе, аның интернет-басмасы, «Кукмара-24» телекомпаниясе һәм «Кукмара авазы» радиосы эшләячәк. Редакция ныклап төзекләндерелгән бинада урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз