Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскиның бер авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл төзелә
Һәйкәл тәзү эше хәйрия акчасына башкарыла.
(Лениногорск, 29 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорск районының Яңа Шөгер авылында зур, изге эшкә — һәйкәл төзүгә тотынганнар. Бөек Ватан сугышы башлангач, Яңа Шөгердән 116 кеше фронтка, ил азатлыгы өчен китә. Шуларның 56сы — чит җирләрдә ятып кала, 60 кешегә туган ягына кайтырга насыйп була.
Яңа Шөгердәге кечкенә генә һәйкәл еллар узу белән искергән, ташлары ишелә башлаган булган. Яңа һәйкәлнең проекты белән хәйрия проектларының инициатив төркеме — «Творцы жизни» кызыксынган. Башта төркем авылга килеп сөйләшүләр алып барган, смета төзелгән.
Әлеге эштә Яңа Шөгер кызы — Алинә Кашапова моңа ныклап керешкән. Хәйрия фонды хисабына һәм авыл халкы ярдәме белән, шулай ук эшмәкәрләр, предприятиеләр, депутатлар булышлыгы белән һәйкәл төзү эшенә керешкәннәр. Бүгенге көндә шактый эшләр башкарылган. Ә төзелешкә акча җыю бара әле. Битараф булмаучылар әлеге изге эшкә кушыла ала.
«Проектның суммасы да бик зур. Һәйкәл төзү эшенең чынга ашуына башта ышанмадык та, һәйкәлле булу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Авыл халкы бу эшкә финанс яктан ярдәм итә. Шулай ук актив депутатларыбыз, предприятиеләр булышты», — дип сөйли Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова.
«Һәйкәл уртасында Георгий тасмасы ясалачак. Анда исә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының исемнәре язылачак», — ди авыл башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз