news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада «Татмедиа» филиалының заманча бинасы ачылды

«Хезмәт даны» газетасын, «Кукмара-24» телекомпаниясен, «Кукмара авазы» радиосын һәм «Кукмара-яңалыклар» интернет-порталын «Татмедиа»ның филиалы — «Кукмара-информ» берләштерә.

 Кукмарада «Татмедиа» филиалының заманча бинасы ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Бүген Кукмарада район мәгълүмат үзәгенең яңа офисын ачу тантанасы булды. Биредәге «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара-24» телекомпаниясе, «Кукмара авазы» радиосы һәм «Кукмара-яңалыклар» интернет-порталы капиталь ремонтланган заманча бинада урнаша. Аларны «Татмедиа»ның филиалы — «Кукмара-информ» берләштерде.

Мондый карар күптән түгел, 2021 елның маенда, Кукмараның үз телевидениесе формалашуы белән барлыкка килде. Барлык редакцияләрне дә техник җиһазларны монтажлау мөмкинлеге булган бер мәйданчыкта урнаштыру теләге булды. Бу хакта үзәкне ачу тантанасында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев искәртте.

«Кукмарада үз телевидениебезне ачу турында „Татмедиа“ Республика агентлыгы белән безнең уртак үтенечебезне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Хәзер безнең зур һәм җиһазландырылган телекомпаниябез булуы — бәхет. Ул „Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең барлык муниципалитетлардагы филиалларының иң яхшыларының берсендә урнашты. Бу — минем өчен дә, районда яшәүчеләр өчен дә зур горурлык», — диде район җитәкчесе.

Ул кешеләргә бер түбә астында урнашкан мәгълүмат үзәгенә килү уңайлырак булачак дип өметләнә. Анда халык өчен, шул исәптән эшмәкәрләр өчен дә, массакүләм мәгълүмат чараларының барысына керү мөмкинлеге булачак. «Бу алар өчен яхшы реклама базасы», — диде Сергей Димитриев.

Әлеге фикерне «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та хуплады. Ул Кукмарада «шәһәр һәм район кешеләре берләшү, гаммәви фикер алышу, диспут өчен урын» барлыкка килүе белән канәгать булуын әйтте.

«Иң мөһиме, ниһаять, редакция дә лаеклы шартларда эшли, бирегә кунакларны чакырырга оят түгел. Әлбәттә, без барлык районнарда да шулай булсын дигән бурыч куябыз. Кукмара районы башлыгының тырышлыгы, күпчелек урында аның инициативасы белән бүгенге вакыйга булды», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

Редакция хезмәткәрләренең профессионаллыгы дәрәҗәсен бәяләп, Айдар Сәлимгәрәев укучыларның, тамашачыларның, тыңлаучыларның Кукмара журналистлары хезмәтен лаеклы бәяләвенә игътибар итте. Ул редакцияләрнең үз аудиториясе белән аралашуда шундый ук омтылыш күрсәтәчәгенә, алар шәһәр һәм район халкына кирәк булачагына өметләнүен әйтте.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хезмәт шартларыннан һәм җиһазлардан тыш, квалификацияле кадрлар да кирәк булуы турында сөйләде.

«Эш һәрвакытта да техникада гына түгел, кадрларда да. Без стажировка бүләк итәбез. „Татарстан-Яңа гасыр“ һәм республика ДТРК базасында Кукмара телевидениечеләре укый һәм Татарстанның алдынгы журналистлары тәҗрибәсен туплый алачак. Яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Без аларга өйрәнергә булышабыз — безнең остазларыбыз әлеге үзәктә мастер-класслар үткәрәчәк», — дип вәгъдә итте холдинг җитәкчесе.

Коллектив турында сөйләгәндә, ул биредәге җитәкчелекнең районның социаль-икътисади үсешендә тырышлыгы үз җимешләрен бирүен ассызыклады. Бу тормышның барлык өлкәләрендә дә күренә.

«Гомуми дәрәҗә Кукмара журналистларының эш дәрәҗәсен дә күтәрә. Бу очракта алар бер-берсен тулыландыра. Басма матбугат чарасы — „Хезмәт даны“ газетасы үзен яхшы яктан күрсәтте, аның тиражы 5 мең данә, бу башка авыл басмаларыныкыннан күбрәк. Кукмара газетасы укучыларны җәлеп итү буенча алдынгы позицияне били», — диде Шамил Садыйков.

Ул Кукмараның телевидение һәм радио хезмәткәрләренең дә шундый ук үрләрне яуларга омтылуларын теләде. Ә республика агентлыгы һәм «Татмедиа» холдингы җитәкчелеге алга таба матди-техник базаны ныгытуда ярдәм итәчәк.

Кунаклар һәм Кукмара журналистларының хезмәттәшләре мәгълүмат үзәгендә экскурсия вакытында эш өчен уңайлы шартлар тудырылган булуын күрде. Монда телевидение һәм радио студияләре, архив, төбәк журналистикасы музее өчен урын бар. Кабинетларда яңа җиһазлар, төшерү һәм монтажлау җиһазлары, телевидение өчен тапшырулар серверы, аудиостудия урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100