news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валентина Матвиенко Сахалинның «Туган тел» оешмасы җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырган

«Туган тел» — Сахалин һәм Курил утраулары татарларын берләштергән беренче татар оешмасы.

Валентина Матвиенко Сахалинның «Туган тел» оешмасы җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырган
Зәкия Вәлитова

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Сахалинның «Туган тел» оешмасын һәм аның җитәкчесе — Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитованы Рәхмәт хаты белән бүләкләгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Әлеге Рәхмәт хатын „Туган тел“ уку-укыту оешмасы эшчәнлеге һәм, гомумән, барлык татарларның тырыш хезмәте өчен бирелде. Тәбрикләү Zoom кушымтасында барды. Оешма Сахалин утравында 2005 ачылды һәм бер елдан соң без Сахалин тарихында беренче Сабан туен үткәргән идек. Шулай итеп, Сахалин һәм Курил утраулары татарларын берләштерә алдык», — диде ул.

Зәкия Вәлитова татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен таныту өлкәсендә актив эшләүләрен әйтте. «Бу — Татарстан җитәкчелеге, Татар милли-мәдәни федераль автономиясе һәм барлык татарлар тырышлыгы хезмәте нәтиҗәсе. Моңа кадәр Сахалинда бер татар китабы да юк иде, Татарстан ярдәме белән безгә даими китаплар җибәрелеп тора, артистлар да килеп чыгыш ясый», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100