news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»ның TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган

Рөстәм Миңнеханов милли костюм киеп төшкән роликны караучылар саны миллионга якынлашып килә.

«Татмедиа»ның TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган. Татар стилендәге костюмнар турындагы ролик, Безруковның «Туган як» шигырен укуы һәм Нюшаның татарча җырлавы төшерелгән роликлар иң популяр видеолар рәтенә кергән.

«Без TikTok мобиль кушымтасында урнаштыра торган видеолар гадәти социаль челтәрләрдә таратыла торган контент белән туры килми. Әлеге кушымтада без яңалыкларны кызыклы формада бирергә тырышабыз. Аларга еш кына Татарстан тематикасын һәм республика колоритын кертеп җибәрәбез. Күп кенә роликлар мондый контентны алга таба да җитештерү үтенече белән берничә йөз комментарий җыйды», - дип искәртте «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең гаммәви мәгълүмат чаралары департаменты җитәкчесе Арсений Соколов.

«Татмедиа»ның Татарстан районнарындагы филиаллары да әлеге кушымтада теркәлә. Әйтик, «Менделеевские новости» төшергән офис видеосын 30 меңнән артык кеше караган, «Ялкын» журналы идеаль күчешләр белән роликлар төшерә, ә «Челны-ТВ» һәм «Мамадыш-информ» кадрга керми калган әйберләрне күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100