news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел корпоративлары үткәрү мәсьәләсе оперштабның көн тәртибендә тормый

Республика Хөкүмәтендә, коронавируска бәйле вазгыять катлаулы булганлыктан, кеше күп җыела торган урыннарга бармаска чакырдылар.

Татарстанда Яңа ел корпоративлары үткәрү мәсьәләсе  оперштабның көн тәртибендә тормый

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы киңәшмәләрендә әлегә төбәктә Яңа ел корпоративлары үткәрү мөмкинлегенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алышмаганнар. Коронавируска бәйле вазгыятьнең даими рәвештә үзгәреп торуын исәпкә алып, быел мондый чаралар рөхсәт ителерме-юкмы икәнлеге турында әле сөйләргә иртәрәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Яңа елны каршы алу турында әле сөйләргә иртәрәк. Агымдагы вазгыятькә карап эш итәргә кирәк, без аның көн саен үзгәрүен күреп торабыз. Корпоративлар үткәрү турындагы мәсьәлә – хәзерге вакытта оператив штаб өчен бернинди әһәмияте дә булмаган икенчел дәрәҗәдәге проблема», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта белгечләрнең бөтен игътибары инфекция таралуын булдырмауга юнәлдерелгән. Биредә төп алымнарның берсе – күп кеше җыелган чараларда катнашудан баш тарту.

«Медицина хезмәткәрләре алны-ялны белмичә эшли. Бүгенге көндә урнашкан вазгыятьне күздә тотып, без кеше күп җыела торган урыннарга бармаска чакырабыз», - дип сүзен йомгаклады Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100