news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәхси эшмәкәрләрнең биш проценты үзмәшгуль булган

«Киләсе елда үзмәшгульләр тагы да артыр дип уйлыйбыз», — диде Олег Пелевин.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда шәхси эшмәкәрләрнең биш проценты үзмәшгуль булган. Бу хакта Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Дәүләт Советының уналтынчы утырышында әйтте.

Ул үзмәшгульләрнең биш проценты элекке шәхси эшмәкәрләр булганын искәртте. «Үзмәшгульләр артуына яхшы тенденция бар. Киләсе елда үзмәшгульләр тагы да артыр дип уйлыйбыз», — диде Пелевин.

Ел башыннан үзмәшгульләр 30 меңгә диярлек арткан. Министр урынбасары әйтүенчә, моңа федераль ярдәм һәм җәен үзмәшгульләргә карата федераль закон кабул ителү тәэсир иткән. Закон буенча үзмәшгульләр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары кебек үк ярдәм чараларына хокуклы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot