news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумын арттырдылар

Депутатлар пенсионерларның яшәү минимумы күрсәткечен арттыру турында закон проектын хуплады.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Пенсиягә федераль социаль өстәмә акчаның күләмен билгеләү өчен, Татарстанда 2021 елга пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турында закон проекты каралды. Яшәү минимумы күрсәткече 8 мең 423 сумга кадәр җиткерелгән. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителде.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен 8 мең 232 сум итеп билгеләү турында закон сентябрь аенда кабул ителгәнен искәртте.

«Яңа закон проекты нигезендә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, чөнки Дәүләт Думасында Россия бюджеты беренче укылыш аша узды. Аның нигезендә, тулаем ил буенча пенсионерның яшәү минимумы күләме үзгәргән», — диде Эльмира Зарипова. Россия буенча 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 10 мең 22 сум күләмендә билгеләнгән.

Татарстанда да пенсионерның яшәү минимумы артып, 8 423 сум тәшкил итәчәк. Депутатлар закон проектын хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100