news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә Covid тан масскакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачагына өметләнә

Вакцина барлык төбәкләргә дә җибәрелде, диде Россия Президенты.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне коронавирустан массакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачак, дип өметләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Бу вакцина барлык төбәкләргә дә килде. Ел ахырында массакүләм вакциналаштыруга керешербез дип өметләнәм», - диде ул, пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында.

«Бу вакцинаны алган беренче партнерыбыз - Белоруссия», - дип өстәде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100