news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Майя Ломидзе: Татарстан туристлык өлкәсен пандемиядә ял көне турлары коткарды

Россия Туроператорлары ассоциациясе башлыгы фикеренчә, Россиянең туристлык өлкәсе тулысынча 2022 елда гына торгызылачак.

Майя Ломидзе: Татарстан туристлык өлкәсен пандемиядә ял көне турлары коткарды

(Мәскәү, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан коронавирус пандемиясе кызган чорда туризм өлкәсе предприятиеләренә ярдәм итү өчен үзенең һәм шактый нәтиҗәле чыгу юлын тапты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.

«Коронавирус пандемиясеннән бөтен төбәкләр зыян күрде, туристлар агымын Россиянең көньягы гына саклап кала алды, бу диңгез янындагы территория. Әмма Татарстан яхшы чыгу юлын тапты. Ул санаторийларда ял итүне һәм үз төбәгендә яшәүчеләр өчен ял көне турларын тәкъдим итте. Бу яхшы нәтиҗә бирде», — диде Ломидзе «Кунакчыллык осталары» конкурсы киңлекләрендә.

Ул туристлык индустриясенең коронавирус пандемиясеннән иң зыян күргән өлкә булуы турында искә төшерде. Туристлык өлкәсе компанияләре, нигездә, РФ Хөкүмәте чаралары ярдәмендә генә исән кала алды.

«Туроператорлар өчен эчке базарда акча эшләү мөмкинлеге зур ярдәм булды һәм Россия буенча турлар сатып алганда кэшбэк рәвешендәге Ростуризмга ярдәм итү чаралары да тармакның хәлен тотрыклыландыруга булыша», — дип аңлатты Ломидзе.

Россия Туроператорлары ассоциациясе башлыгы Россия Федерациясенең туризм өлкәсендәге агымдагы вазгыятен шактый тотрыклы дип бәяләде. «Әгәр 2021 елның мартына кадәр эпидемиологик хәл начарланмаса, акрынлап коронавирус пандемиясенә кадәр булган дәрәҗәгә әйләнеп кайту башланачак. Туристлык өлкәсе, мөгаен, 2022 елда торгызылыр», - дип фараз бирде Ломидзе.

Бүген Мәскәүдә «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы конкурсы ачылды, анда Казаннан Анастасия Иванова катнаша. Ул HSS кунакчыллык тармагының кадрлар потенциалын комплекслы әзерләү һәм үстерү проектын тәкъдим итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100