news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янында танклар колоннасын видеога төшереп алганнар

Видеода ике дистәгә якын танкны санарга һәм аларның торак йортлар янында нинди зур тавыш чыгаруын ишетергә мөмкин.

Казан янында танклар колоннасын видеога төшереп алганнар
социаль челтәр

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында танклар колоннасын видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Кичә көндезге унберләр тирәсендә Көек бистәсендә «Светлый» торак комплексы яныннан танклар колоннасы узган. Хәрби техниканы комплекста яшәүче бер хатын-кыз видеога төшереп алган.

«Аларның безнең яннан гына узып китүе гаҗәпкә калдырды. Гадәттә, биредә хәрби өйрәнүләр уза, әмма танкларның безнең коймага «терәлеп» диярлек үтеп китүен күргәнебез юк иде әле», - дип сөйләде видео авторы Кристина.

Видеода ике дистәгә якын танкны санарга һәм аларның торак йортлар янында нинди зур тавыш чыгаруын ишетергә мөмкин.

Шул тирәдә яшәүчеләр әйтүенчә, алар еш кына өйрәнүләр үткәрелә торган җирдән хәрби техникадан аткан тавышлар (кайчагында хәтта төнлә дә) ишетә икән.

«Бер көнне шуның аркасында күрше фатирда яшәүчеләрнең дивардагы телевизоры идәнгә килеп төшкән», - дип хәбәр итте Кристина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100