news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыклар бердәмлеге көнендә Мәскәү татарлары ветераннар өчен телекүпер уздыра

4 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 12: 00 сәгатьтә телекүпергә дөньяның 12 географик субъекты, шул исәптән АКШ, Казахстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре кушылачак.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган унынчы халыкара акциясе узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү вакыты белән көндезге уникедә телекүпергә дөньяның 12 географик субъектыннан, шул исәптән АКШ, Казахстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре дә кушылачак. Россиядән 9 шәһәр: Уфа, Казан, Ялта, Мәскәү, Пушкино, Чабаксар, Владивосток, Көньяк-Сахалин һәм Нижневартовск була.

Акциядә катнашучылар ветераннар белән Zoom аша аралашачак, «Хәтер вакыттан көчлерәк» фильмын караячак. Шулай ук гитарачы-виртуоз Валерий Дидюли һәм Татар мәдәният үзәге студиясеннән килгән татар башкаручылары катнашында онлайн бәйрәм программасы планлаштырылган.

Катнашучы шәһәрләрдәге волонтерлар командалары ветераннар янына барып, истәлекле бүләкләр тапшырачак һәм аларга онлайн-трансляция геройлары һәм тамашачылары булу мөмкинлеге бирәчәк.

Әлеге акциягә төрле илләрдән килгән тамашачылар да кушыла ала. Чараның төп мәйданчыкларын трансляцияләү бер үк вакытта өч тематик каналда күрсәтеләчәк, алар телекүпер һәм онлайн бәйрәм программасы, «Хәтер вакыттан көчлерәк» фильмын күрсәтү, татар башкаручылары концерты. Трансляция тәмамланганнан соң да аларны карап булачак.

Чараның тантаналы өлеше Мәскәү, Кече Татар тыкрыгы, 8 адресы буенча урнашкан Татар мәдәни үзәгендә узачак.

Чараны Мәскәү татарлары автономиясе, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр берлеге, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөфтиләр шурасы, Милләт эшләре буенча федераль агентлык оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100