news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ВИЧ чирен 19 кеше йоктырган

22-28 октябрь көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 19 очрагы теркәлгән

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 22-28 октябрь көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 19 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда авыруның - 13, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән районнарында берәр очрак күзәтелгән. Җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧне 2 кеше йоктырган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot