news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең өченче сезоны башлана

Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 24 катнашучы сайлап алынды, ди оештыручылар.

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең өченче сезоны башлана

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышларын карарга чакыра. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 24 катнашучы сайлап алынды. Аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин, әмма алар өчен „Сәйлән“ дип аталган серле юл әле башлана гына әле», - ди оештыручылар.  

«Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышлары һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100