Песошин Вознесение тракты һәм Горький шоссесының дублеры төзелеше барышын карады

Татарстан башкаласының яңа генпланы буенча Вознесение трактының гомуми озынлыгы 10 км чамасы тәшкил итәчәк.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда төзелә торган кайбер юл объектларын карады. Ул Горький шоссесы дублерын, Вознесение трактының беренче этабы белән танышты.

Татарстан Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, башкарма комитет һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашты. 

Татарстан башкаласының яңа генпланы буенча Вознесение трактының гомуми озынлыгы 10 км чамасы тәшкил итәчәк. Аның төзелеше Мамадыш трактын һәм өлешчә Оренбург трактын бушатачак дип көтелә. Бу Вознесение, Зур Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка һәм «Весна» торак комплексында яшәүчеләр өчен вәзгыятьне яхшыртачак.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, төзелеш эшләре график буенча алып барыла. 

«Иң актуаль мәсьәлә — төзүчеләргә эш урынын әзерләү өчен инженерлык коммуникацияләрен салу. Мөгаен, бу Вознесение трактының беренче чиратын төзү барышында башкарырга тиешле иң катлаулы һәм җитди өлеш», — диде белгеч.

Икенче бурыч — Гвардия урамындагы хәрәкәтне күчерү, анда юл эшләре башланырга тиеш. Җиңү проспектында мондый эшләр башкарылды инде.