news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мохтаҗларга кием-салым җыю оештырылган

Җыелган әйберләрнең барысы да «Яхшы куллар» хәйрия склады эше кысаларында «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга тапшырылачак.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә Казанда хәйрия акциясе узачак. Анда шәһәр халкы мохтаҗларга үз әйберләрен тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар яхшы хәлдәге чиста әйберләрне кабул итәчәк, төсе, үлчәме һәм фасоны әһәмияткә ия түгел. Җыелган әйберләрнең барысы да «Яхшы куллар» хәйрия склады эше кысаларында «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга тапшырылачак.

Акциягә кушылырга теләүчеләрне якындагы шимбәдә 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр сәүдә үзәге парковкасында түбәндәге адрес буенча көтәчәкләр: Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33.

Моннан тыш, «Яхшы куллар»ның әйберләр кабул итү буенча даими пунктлары да эшли. Алар ике адрес буенча урнашкан: Восстание урамы, 59 һәм Калинин урамы, 3. Соңгы адрес буенча мохтаҗларга әйберләр бирү дә үткәрелә. Ел саен складтан кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яракларны 12 меңгә якын кеше ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100